Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Пригородная урамы буенча хәрәкәтне чикләү озайтылды

Казанда Пригородная урамы буенча хәрәкәтне чикләү озайтылды

https://tnv.ru

17 Январь 2023, 17:34

83

0

Казанда Пригородная урамы буенча хәрәкәтне чикләү озайтылды
Казанда Пригородная урамы буенча хәрәкәтне чикләү озайтылды. Бу квартал эчендә җылылык челтәрләре төзү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, 15 февральгә кадәр Пригородная урамы буенча Лебедев урамының 4 нче бинасыннан 4 нче бинаның 1 нче корпусына кадәрге участокта машина юлы өлешчә ябык булачак.

Шулай ук Пригородная урамының башка участокларында хәрәкәтне этаплап чикләү планлаштырылган. Бүгенге көннән 13 нче февральгә кадәр Лебедев ур., 4 адресы буенча урнашкан административ бина каршында җирле юл тулысынча ябылган.

20 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр машина юлы өлешчә ябылачак һәм Лебедев ур., 4 адресы буенча урнашкан административ бина янындагы җирле юлны (Тимер Юл урамына таба юнәлештә) тулысынча ябачаклар.

27 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр Лебедев ур., 4 адресы буенча Холмовая урамы юнәлешендә барганда хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров