Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда кайбер даруларга кытлык бар - видео

Казанда кайбер даруларга кытлык бар - видео

https://tnv.ru

20 Январь 2023, 15:40

78

0

Казанда кайбер даруларга кытлык бар - видео
Казанда кайбер даруларны табып булмый. Аларның берсе - киң кулланылыштагы "Нурофен". Моңарчы бөтен даруханәләрдә сатылса, хәзер бу препаратны табуы кыен.

Бер ай элек - вируслы авырулар сезоны вакытында "Амоксиклав"ны да күпләп алып бетергәннәр иде. Ул да даруханәләрдә һаман юк. Бу препарат чит илдә җитештерелә. Белгечләр: "Мондый кытлык санкцияләр йогынтысыдыр" - ди. Даруханә хезмәткәрләре: "Амоксиклав" белән "Нурофен" хәтта складларда беткән" - дип әйтә.

 Тагын нинди дарулар юк, мөһим препаратлар булмауның сәбәбе нидә - бу сорауга "Татарстан хәбәрләре" хәбәрчесе Илдар Сафиуллин җавап эзләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров