Онлайн трансляция

Свернуть

Яллар башында Татарстанда -22 градуслы суыклар көтелә

Яллар башында Татарстанда -22 градуслы суыклар көтелә

https://tnv.ru

20 Январь 2023, 17:53

Татарстан ял көннәре башында куәтле антициклон перифериясендә кала, аның үзәге Казахстан өстендә урнашкан. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлары буенча, 21 гыйнварда Татарстан җирлегендә явым-төшем көтелмәячәк.

Киләсе төндә республикада һава температурасы -11..-16 градуска, аязганда -19..-22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез ТРда -6..-11 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә -11..-13 градуска кадәр суыта. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы -7..-9 градус көтелә. Юлларда бозлавык саклана, игътибарлы йөрегез.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар