Онлайн трансляция

Свернуть

25 гыйнварда Татарстанда Кар яву һәм томан көтелә

25 гыйнварда Татарстанда Кар яву һәм томан көтелә

https://tnv.ru

24 Январь 2023, 16:31

Шимбә, 25 гыйнварда, Татарстан җирлегендә урыны белән кар яву көтелә, иртән аерым районнарда томан. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлары буенча, республикада төнлә һава температурасы -11..-16 градуска, вакыты белән -17..-22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -4..-9 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә термометр баганалары -11..-13 градуска төшәчәк, аязганда -16 градуска кадәр җитәчәк. Көндез шәһәрдә һава -4..-6 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык саклана, игътибарлы йөрегез!

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар