Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булган

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булган

https://tnv.ru

29 Январь 2023, 11:50

2524

0

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булган
Бүген 54 нче яшендә Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков вафат булды. Бу турыда «Реальное время» хәбәр итә.

Марат Садыйков белән хушлашу тантанасы 30 гыйнварда Казанның Мирный бистәсендә узачак. Төгәл урын һәм вакыт турында соңрак билгеле булачак.

Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Буада туган. Казан дәүләт медицина институтын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы. 2018 елның 14 февраленнән Татарстанның сәламәтлек саклау министры булып эшли.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров