Онлайн трансляция

Свернуть

2 февральдә Татарстанда -19 градуска кадәр суытачак

2 февральдә Татарстанда -19 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

01 Февраль 2023, 17:00

213

0

2 февральдә Татарстанда -19 градуска кадәр суытачак
2 февральдә Татарстан җирлегендә сизелерлек итеп суытачак. Явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, төнлә республикада һава температурасы -8..-13 градуска кадәр төшәчәк, вакыты белән -14..-19 градуска кадәр суытачак. Көндез -3..-8 градуска кадәр җылыначак.

Казанда киләсе төндә термометр баганалары -9..-11 градус билгесенә төшәчәк. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы -5..-7 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык, игътибарлы йөрегез!

Фото: u-mama.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров