Онлайн трансляция

Свернуть

Кукмарада махсус хәрби операциядә һәлак булган 22 яшьлек Егор Иванов исемен мәңгеләштерделәр - видео

Кукмарада махсус хәрби операциядә һәлак булган 22 яшьлек Егор Иванов исемен мәңгеләштерделәр - видео

https://tnv.ru

02 Февраль 2023, 09:46

248

0

Кукмарада махсус хәрби операциядә һәлак булган 22 яшьлек Егор Иванов исемен мәңгеләштерделәр - видео
Кукмара районының Урта Комар мәктәбендә Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган ефрейтор Егор Иванов исемен мәңгеләштергәннәр. Бу хакта "Хезмәт даны" газетасы хәбәр итә.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында район җитәкчеләре, хәрбинең туганнары, сыйныфташлары, дуслары, ул хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, хезмәттәшләре һәм башкалар катнашкан.

Егор Иванов Югары Комар авылында туган. Тугызынчы сыйныфка кадәр Урта Комар мәктәбендә белем алган. Аннан соң Кукмара аграр көллиятендә автомеханик һөнәре үзләштергән. Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле Егор алгы сафларда була. Егорга 22 яшь була. Вафатыннан соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров