Онлайн трансляция

Свернуть

Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Татарстан районнарындагы сөт җыю бәяләрен тикшерә башлады

Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Татарстан районнарындагы сөт җыю бәяләрен тикшерә башлады

https://tnv.ru

02 Февраль 2023, 13:43

144

0

Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Татарстан районнарындагы сөт җыю бәяләрен тикшерә башлады
Татарстанда сөт җыю бәяләре һәр районда төрлечә. Әйтик, Чүпрәле районында халыктан сөт җыю бәясе кайбер башка районнардан аерыла.

Моның сәбәпләрен авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре ачыклый башлады. Бүген алар, ветеринарлар белән берлектә, әлеге берничә авылга барды. Биредә хуҗалыклардан сөтне литрын 23 сумнан кабул итәләр. Чүпрәленең сөт җыючылары: "Арзанрак хактан алу - сөтнең сыйфаты түбән булуга бәйле. Аңа су кушалар" - ди.

Сыер асраучылар моны инкяр итә. Кемнең хаклы икәнен белү өчен Казан белгечләре кабат сөтне анализга алды һәм район хакимиятендә киңәшмә уздырдылар. Нинди карарга килделәр - бу хакта Инзилә Хөсәинова репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров