Онлайн трансляция

Свернуть

4 февральдә Татарстанда кар яву көтелә

4 февральдә Татарстанда кар яву көтелә

https://tnv.ru

03 Февраль 2023, 16:33

683

0

4 февральдә Татарстанда кар яву көтелә
4 февральдә, шимбә, Татарстанда урыны белән кар явачак. Юлларда бозлавык саклана, игътибарлы йөрегез.

ТР Гидрометеорология һәм Әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә республикада термометр баганалары -6..-11 градус, аязганда -16 градуска кадәр җитәчәк. Көндез -3..-8 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә -6..-8 градуска кадәр суытачак. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы -3..-5 градус булыр дип көтелә.

Фото: sell-off.livejournal.com/18998489

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров