https://tnv.ru
07 Февраль 2023, 15:49
481
0

Чәршәмбе, 8 февральдә, Татарстан буенча урыны белән кар яву һәм томан көтелә. Җил юнәлешне төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, республикада төнлә һава температурасы -17..-22 градуска кадәр төшәчәк. Суыклар -27 градуска кадәр дә җитәргә мөмкин. Көндез -7..-12 градуска кадәр җылыначак.
Казанда төнлә термометр баганалары -18..-20 градус билгесенә төшәчәк. Шәһәрдә көндез иң югары һава температурасы -8..-10 градус булачак. Юлларда бозлавык, игътибарлы йөрегез.
Фото: pinterest.com

Бүлешергә
Комментарии 0