Онлайн трансляция

Свернуть

9 февральдә Татарстанда кар яву һәм урыны белән буран көтелә

9 февральдә Татарстанда кар яву һәм урыны белән буран көтелә

https://tnv.ru

08 Февраль 2023, 16:09

124

0

9 февральдә Татарстанда кар яву һәм урыны белән буран көтелә
Пәнҗешәмбе, 9 февральдә, Татарстан җирлегендә кар яву, урыны белән буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.

Синоптиклар республикада төнлә һава температурасы -9..-14 градусга кадәр төшәчәк дип фаразлый. Көндез Татарстанда -2..-7 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә -9..-11 градуска кадәр суытачак. Көндез иң югары һава температурасы -3..-5 градус булачак. Юлларда бозлавык, игътибарлы йөрегез.

Фото: tiina.livejournal.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров