Онлайн трансляция

Свернуть

10 февральдә Татарстанда томан көтелә

10 февральдә Татарстанда томан көтелә

https://tnv.ru

09 Февраль 2023, 16:42

122

0

10 февральдә Татарстанда томан көтелә
Җомга, 10 февральдә, Татарстан җирлегендә явым-төшем көтелмәячәк. Төнлә һәм иртән республиканы урыны белән томан каплаячак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда төнлә һава температурасы -6..-11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -2..-7 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә термометр баганалары -6..-8 градус тамгасына төшәр дип көтелә. Көндез шәһәрдә һава -3..-5 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык, игътибарлы йөрегез.

Фото: solvaigsamara.livejournal.com/6250343.html

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров