Онлайн трансляция

Свернуть

Җиһаз алырга теләгән ике казанлы мошенниклар тозагына эләккән

Җиһаз алырга теләгән ике казанлы мошенниклар тозагына эләккән

https://tnv.ru

10 Февраль 2023, 10:42

657

0

Җиһаз алырга теләгән ике казанлы мошенниклар тозагына эләккән
Интернеттан җиһаз сатып алу теләгән казанлы мошенниклар корбаны булган. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүче сүзләренчә, җиһаз игъланын ул интернетта тапкан. Күрсәтелгән номер буенча шалтыратып, хатын килешү шартлары һәм китерү турында сөйләшеп куя. «Сатучы» Казанда яшәүче хатынны банк картасына 25 мең сум акча күчерергә ышандыра, аннары үзе элемтәгә чыгудан туктый һәм белдерүне алып ата.

Шундый ук очракны «Сафиуллина» полиция бүлеге хезмәткәрләре дә теркәгән. Йокы бүлмәсенә җиһаз сатып алам дип, зыян күрүче 6 мең сумын югалткан.

Ике факт буенча да РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе буенча «Мошенниклык» җинаять эшләре кузгатылган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров