Онлайн трансляция

Свернуть

11 февральдә Татарстанда буран көтелә

11 февральдә Татарстанда буран көтелә

https://tnv.ru

10 Февраль 2023, 16:32

265

0

11 февральдә Татарстанда буран көтелә
11 февральдә, Татарстан җирлегендә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Җил секундына 16 м/с кадәр көчәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.

Синоптиклар төнлә республикада -8..-13 градуска кадәр суыта дип фаразлый. Көндез иң югары һава температурасы -3..-8 градус көтелә.

Казанда төнлә термометр баганалары -8..-10 градуска төшәчәк. Көндез  шәһәрдә -3..-5 градуска кадәр җылытачак. Юлларда бозлавык, игътибарлы йөрегез.

Фото: sell-off.livejournal.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров