Путин ТР сәламәтлек саклау министрлыгының элеккеге башлыгы Садыйковны үлгәннән соң Пирогов ордены белән бүләкләде
https://tnv.ru
13 Февраль 2023, 17:46
349
0
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның элеккеге Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковны Николай Пирогов ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Исегезгә төшерәбез, 29 гыйнварда 53 яшьтә Марат Садыйков вафат булган иде.
Документта билгеләп үтелгәнчә, Марат Садыйков сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнгән (үлгәннән соң).
Дәүләт бүләге рус хирургы, галим һәм педагог Николай Пирогов исемен йөртә. Ул хәрби-кыр хирургиясенә нигез салучы булып санала.

Бүлешергә
Комментарии 0