Онлайн трансляция

Свернуть

Халык курка: Казанда Алабай башка этне талап үтергән

Халык курка: Казанда Алабай башка этне талап үтергән

https://tnv.ru

15 Февраль 2023, 12:11

284

0

Халык курка: Казанда Алабай башка этне талап үтергән
Казанның "Родина" торак комплексында "Алабай" урам уртасында бер этне ботарлап ата. Бу күренеш видеокүзәтү камерасына эләккән.

Язманы соңрак социаль челтәргә куйганнар. Анда бер ирнең этләрне араларга тырышуы, әмма булдыра алмавы, ә икенче кешенең бераздан "Алабай"ны алып китүе күренә.

 "Ул аның хуҗасыдыр, эт ирнең әмеренә буйсына" - дип яза халык. Бүген эт эткә ташланса, иртәгә кешеләргә һөҗүм итәргә мөмкин бит, дип чаң суга бу тирәдә яшәүчеләр. Мондый хәлләргә кем чик куярга тиеш? Бу сорауга ТНВ хәбәрчесе Алия Сабирова җавап эзләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров