Онлайн трансляция

Свернуть

Америкада 2023 елның беренче Сабан туе узды

Америкада 2023 елның беренче Сабан туе узды

https://tnv.ru

22 Февраль 2023, 09:45

323

0

Америкада 2023 елның беренче Сабан туе узды
Узган ялларда АКШның Флорида штатында 2023 елның беренче Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабан туена шактый халык җыелган. Бирегә Татарстан һәм Башкортстан, Пенза, Оренбур, Чиләбедән килеп урнашкан татарлар килгән.

Сабантуй балалар тарафыннан әзерләнгән “Дуслар йорты” спектаклен тәкъдим итү белән башланып китте.  Аннары бәйрәм капчык киеп йөгерү, аркан тарту, кашыкка йомырка куеп йөгерү һәм башка ярышлар белән дәвам итте. Соңыннан исә милләттәшләребез татарча җырлап, биеп күңел ачкан.

Әйтергә кирәк, күпчелек кеше бәйрәмгә милли ризыклар әзерләп килгән. Халык өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, кош теле, бәлешләр белән сыйланып, аралашып  яңа элемтәләр булдырган.

Фото: tatar-congress.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров