Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесында Россия Геройлары бюстларын ачуда катнашкан

Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесында Россия Геройлары бюстларын ачуда катнашкан

https://tnv.ru

22 Февраль 2023, 10:53

84

0

Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесында Россия Геройлары бюстларын ачуда катнашкан
Бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Казан югары танк команда училищесы территориясендә Россия Геройлары - училищены тәмамлаучылар бюстлары ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Училище Геройлары аллеясында барлыгы 11 яңа бюст барлыкка килде: генерал-майор М. М. Шәйморатов, генерал-майор Р.А. Шадрин, өлкән лейтенант И. Н. Ахпашев, өлкән лейтенант В.Н. Горин, майор С.В. Кустов, кече лейтенант К.В. Ситкин, майор Т.О. Мусалаев, өлкән лейтенант М.И. Михайлов, өлкән лейтенант И.Л. Насыйбуллин, өлкән лейтенант Д.Э. Шәймәрданов, майор С.А. Панов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция уздыру шартларында Ватанны саклаучылар көне тагын да зуррак әһәмияткә ия: «Илебез катлаулы чакырулар белән очрашса да, без бергәләп әлеге авырлыкларны җиңәчәкбез. Илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путин, безнең сугышчылар тирәсендә тупланып, без бөтен дөньяга суверенитетны һәм үз гражданнарыбызны якларга сәләтле икәнебезне күрсәтәбез. Безне сындырып булмый! Җиңү безнеке булачак!».

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров