Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында "Барысы да Җиңү өчен!" телемарафоны узачак

Иртәгә "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында "Барысы да Җиңү өчен!" телемарафоны узачак

https://tnv.ru

22 Февраль 2023, 16:23

140

0

Иртәгә "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында "Барысы да Җиңү өчен!" телемарафоны узачак
23 февральдә ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында "Барысы да Җиңү өчен! Бөтенроссия акциясе кысаларында телевизион марафон узачак.

Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.

ТНВ эфирында Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, махсус хәрби операция зонасында булган депутат Эдуард Шәрәфиев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әлмәт һәм Бөгелмә епископы Мефодий һәм башкалар кунак булачак. Шулай ук татар эстрадасы артистлары Филүс Каһиров, Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин һәм Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясаячак.

Марафон 23 февраль, көндезге 10да башлана. Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итик!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров