https://tnv.ru
23 Февраль 2023, 13:07
731
0

"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында уза торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына "Болгар радиосы" студиясеннән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм махсус хәрби операциядә катнашкан егет Әлфис Мурзин кушылды.
"Туган яктан килгән ярдәм көч өсти. Балалардан килгән хатларны да укыйбыз. Алар нык ярдәм итә" - дип сөйләде Әлфис.
Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.
Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итик!

Бүлешергә
Комментарии 0