https://tnv.ru
27 Февраль 2023, 16:24
267
0

Кышның соңгы көнендә Татарстан җирлегендә урыны белән кар явачак, аерым районнарда буран көтелә. Җил секундына 15-20 м/с җитәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.
Синоптиклар 28 февральдә сишәмбе төнендә ТРда һава температурасы -4..-9 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлый. Татарстанда көндез иң югары температура -2..-7 градус булачак.
Казанда төнлә -5..-7 градуска кадәр суытачак. Шәһәрдә көндез термометр билгеләре 3..-5 градуска якынлашачак. Юлларда бозлавык, игътибарлы йөрегез.
Фото: peakpx.com

Бүлешергә
Комментарии 0