Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Казанда хәбәр бирү системаларының төзеклеген тикшерәчәкләр

Иртәгә Казанда хәбәр бирү системаларының төзеклеген тикшерәчәкләр

https://tnv.ru

28 Февраль 2023, 15:12

281

0

Иртәгә Казанда хәбәр бирү системаларының төзеклеген тикшерәчәкләр
1 март 10:40тан 10:43 сәгатькә кадәр Татарстанда үзәкләштерелгән хәбәр бирү системаларының төзеклеген тикшерәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу вакытта электр сиреналары һәм тавыш көчәйткечләре буенча "Внимание всем!" сигналы яңгыраячак. Муниципалитетларда шулай ук ашыгыч хезмәт автомобильләрендә урнаштырылган сиреналар һәм тавыш көчәйткечләр кулланылачак.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров