Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 59 яшьлек ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янып үлгән

Татарстанда 59 яшьлек ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янып үлгән

https://tnv.ru

03 Март 2023, 12:19

900

0

Татарстанда 59 яшьлек ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында янып үлгән
Кичә кич Чистайда Ленин урамындагы 73а номерлы йортның бер фатирында 59 яшьлек янып үлгән, дип хәбәр итә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

10 кеше йорттан үз көче белән чыгарга өлгергән. Янгын сүндерүчеләр 12 кешене коткарды, шул исәптән ике баланы да. Зыян күрүчеләр булып дүрт татарстанлы исәпләнә.

Янгын мәйданы 90 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынның башлангыч сәбәбе - тиеш булмаган урында тәмәке тарту. Булган факт буенча «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров