Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ профессоры Татарстанга чып-чын язның кайчан килүен фаразлады

КФУ профессоры Татарстанга чып-чын язның кайчан килүен фаразлады

https://tnv.ru

13 Март 2023, 11:44

1031

0

КФУ профессоры Татарстанга чып-чын язның кайчан килүен фаразлады
КФУ профессоры Юрий Переведенцев әйтүенчә, чып-чын яз җитсен өчен, 5 тәүлек рәттән температура көндез дә, төнлә дә 0дән югары булырга тиеш.

Мондый күренеш Республикада 28 март - 1 апрель көннәрендә көтелә. Кар катламы исә 11-13 апрельгә эреп бетәчәк.

Моңа кадәр Республикада көндез плюслы, төнлә минуслы температура сакланачак. Бу атлантик циклон һәм атмосфера фронтларының йогынтысына бәйле.

Белгеч мартның беренче ункөнлегендә аномаль җылы булачак, дип фаразлаган иде. Температура күрсәткечләре узган еллардан 4-5 градуска югарырак күтәрелде.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров