Онлайн трансляция

Свернуть

Чирмешән мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе узды

Чирмешән мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе узды

https://tnv.ru

13 Март 2023, 15:01

72

0

Бәйгедә малайлар һәм кызлар аерым бәяләнде һәм җиңүчеләргә граматолар, бүләкләр тапшырылды.

Чирмешән мөхтәсибәтендә районкүләм Коръән бәйгесе узды
8 мартта Чирмешән мөхтәсибәтендә 3 тапкыр Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чарада районның мәчетләренә йөреп Коръән укырга өйрәнгән 5-15 яшьлек балалар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бәйгедә көч сынашырга районның 20ләп авыл мәчетеннән 100дән артык малай һәм кыз килде. Катнашучылар 4 номинациягә бүленеп, үз белемнәрен, сәләтләрен күрсәтте.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров