Онлайн трансляция

Свернуть

Чүпрәледә махсус хәрби операциядә һәлак булган Ренат Миначев белән хушлаштылар

Чүпрәледә махсус хәрби операциядә һәлак булган Ренат Миначев белән хушлаштылар

https://tnv.ru

13 Март 2023, 17:02

710

0

Чүпрәледә махсус хәрби операциядә һәлак булган Ренат Миначев белән хушлаштылар
Чүпрәле районында Украинада махсус операция барышында һәлак булган хәрби хезмәткәр Ренат Миначевны соңгы юлга озаттылар. Аны Зур Чынлы авылында җирләделәр, дип хәбәр итә "Туган як" газетасы.

Ренат Миначев Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында туып үскән. Мәктәптә белем алганнан соң, РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Узган ел үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына хезмәт итәргә китә. 39 яшьлек Ренатның хатыны һәм кызы кала.

РФ Президенты Указы белән Ренат Миначев үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Фото: chuprale-online.ru



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров