Онлайн трансляция

Свернуть

Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев эше уенча яңа мәгълүматлар - видео

Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев эше уенча яңа мәгълүматлар - видео

https://tnv.ru

14 Март 2023, 16:34

153

0

Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев эше уенча яңа мәгълүматлар - видео
Татарстан Югары судында Казанның 175нче гимназиясендәге фаҗига буенча эшне карау дәвам итә. Кичә гаепләнүче - Илназ Галявиевның әтисе, әнисе һәм абыйсыннан сорау алдылар. Аларны тыңларга дип зыян күрүчеләр дә килгән иде.

Илназның әтисе - Ринат Галявиев әйтүенчә, улларының тәртибе 2021нче елның гыйнварында нык үзгәрә, ул үзен кискен тота башлый. Шул ук вакытта, ау белән мавыгуын әйтә. Башта ул сейф, апрель аенда мылтык сатып ала. Май аенда ярдрәләр сатып алам, дип тә әйткән була. Әтисен хәтта кабан дуңгызына ауга чакырган.

11 май көнне Илназның әнисе - улының хәлен белеп кайтмакчы була. Ул вакытта егет Туганлык урамында урнашкан йорттагы фатирда аерым яшәгән. 175нче гимназиядәге хәл турында ишеткәч, Наилә Галявиева шул фатирга юл тота. Бүлмәләрдә төтен була. Әнисе әйтүенчә, соңгы арада ул Илназның бүлмәсендә сәер әйберләр күргән: аммиак селитрасы, махсус төтен чыгару өчен ягулык, кара киемнәр.

Боларны да Илназ Галәвиев ау өчен кирәк дип барган. Егетнең абыйсы - Инсаф Галявиев сүзләренчә, энекәше белән аның мөнәсәбәтләре катлаулы булган. Сейф һәм мылтык сатып алыр өчен Илназга әти-әнисе акча бирмәгән. Ул компьютерда уйнап, үзе акча эшләгән. Шул ук вакытта барлык гаилә әгъзалары да Илназны психологка барырга өндәгән, әмма ул баш тарткан.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров