Онлайн трансляция

Свернуть

15 мартта Татарстанда көн +7 градуска кадәр җылытачак

15 мартта Татарстанда көн +7 градуска кадәр җылытачак

https://tnv.ru

14 Март 2023, 17:41

74

0

15 мартта Татарстанда көн +7 градуска кадәр җылытачак
15 март чәршәмбе, Татарстан җирлегендә көньяк-көнбатыш җилнең 15-18 м/с кадәр көчәюе көтелә. Юлларда бозлавык саклана, игътибарлы йөрегез.

Синоптиклар киләсе төндә республикада һава температурасы -1..-6 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлый. Көндез Татарстанда һава +2..+7 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә термометр баганалары -1..-3 градус билгеләренә төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +5..+7 градус тәшкил итәчәк.

Фото: koshka.top

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров