Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда язгы донорлык акциясе үтәчәк

Казанда язгы донорлык акциясе үтәчәк

https://tnv.ru

21 Март 2023, 15:55

67

0

I һәм II кан төркеме булган һәркем донор була ала.

Казанда язгы донорлык акциясе үтәчәк
23 март Республиканың кан үзәгендә язгы донорлык акциясе үтәчәк. Анда катнашырга I (Rh+ һәм Rh-) һәм II (Rh-) кан төркемнәре донорларын чакыралар. Бу хакта үзәкнең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Акциядә 18 яшьтән олы, 55 килограммнан артык авырлыктагы һәм донор булырга каршы күрсәтмәләре булмаган казанлылар катнаша ала. Моның өчен сайтта теркәлергә кирәк.

Кан бирергә теләүчеләрне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Җиңү проспекты, 85 адресы буенча кабул итәчәкләр. Донорлар өчен бәйрәм рухындагы атмосфера һәм истәлекле бүләкләр әзерлиләр.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров