https://tnv.ru
22 Март 2023, 16:55
544
0
Ир-ат Югары Ослан районының Буш Моркваш авылында югала.
Коткаручылар Идел елгасының Буш Моркваш авылы янындагы өлешендә боз астына киткән балыкчыны эзлиләр. Мондый мәгълүматны Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерде.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, ир-ат Иделне чаңгыда кичмәкче булган, әмма ул җирдә боз катламы бик юка. Балыкчы су астына китә. Коткаручылар килеп җиткәндә, боз өстендә ир-атның гәүдәсе күренмәгән. Хәзер коткаручылар аны су астында эзли.
Фото: МЧС РТ

Бүлешергә
Комментарии 0