Онлайн трансляция

Свернуть

Быел яз һәм җәй айлары нинди булачак?

Быел яз һәм җәй айлары нинди булачак?

https://tnv.ru

23 Март 2023, 14:21

103

0

Быел яз һәм җәй айлары нинди булачак?
Метеоролог көне уңаеннан КФУ доценты Тимур Әүхәдиев быелгы яз һәм җәйнең нинди булачагын фаразлады. Апрельдән башлап сентябрьгә кадәр һава торышы, гадәттә, ел саен 23 мартка билгеле була.

“Озак вакытка исәпләнгән фаразларга таянсак, җәй климатик нормага якын булачак. Сентябрьдә югары температуралы аномалия барлыкка килүнең ихтималы зур. Бу, берникадәр рәвештә, “әбиләр чуагы” да киләчәк дигән сүз”, - дип искәртте Тимур Әүхәдиев.

“Киләчәк җәй климатик нормага якын торса да, бу әле атмосферада салкын һәм җылы ташкыннар булмаячак дигән сүз түгел. Явым-төшем күләме нормадан артмаячак”, - дип фаразлый галим.

Метеорологик күзәтүләр тарихында 2020 елның язы быелгыга караганда иртәрәк килә һәм тагын да җылырак була. Иртә килгән яздан ни көтәргә? Үзеңне ничек сакларга? Тулырак ТНВ репортажында.


Фото: celes.club

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров