Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре өчен хәйрия концерты узачак

Казанда мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре өчен хәйрия концерты узачак

https://tnv.ru

23 Март 2023, 17:09

356

0

Казанда мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре өчен хәйрия концерты узачак
7 апрель 18.30да Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында “Спасибо, сердце!” тамашасы узачак. Анда туганнары мобилизацияләнгән гаиләләр чакырулы.

Концертны София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге белән берлектә “Бердәм Россия” партиясенең Казандагы бүлеге оештыра. Бу хакта Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залының рәсми сайтында хәбәр ителә.

2 сәгатьлек программада оркестр, хор һәм башкаручылар тарафыннан классик әсәрләр һәм танылган җырлар яңгыраячак. Тыңлаучылар алдында С. Гобәйдуллинаның заманча музыка Үзәге Оркестры музыкантлары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Гарифуллина, Татарстанның халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге хор солистлары чыгыш ясаячак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров