Онлайн трансляция

Свернуть

Биектауның Дөбъяз авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм китә - видео

Биектауның Дөбъяз авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм китә - видео

https://tnv.ru

24 Март 2023, 13:56

99

0

Биектауның Дөбъяз авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм китә - видео
Татарстанның Биектау районының Дөбъяз авыл җирлегендә яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен гуманитар ярдәм машиналары әзерләгән.

«Авыл халкы барысын да үзе җыйды, бергәләп әзерләделәр. Балалар да, апалар да катнаша. Җыелган продукцияне күрәсез: барысы да алар тәкъдиме. Ярдәм итәм дигән бер генә кешене дә борып җибәрмибез», - ди Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Галиуллин ТНВ хәбәрчесенә.

Иртәгә икешәр тонналы йөк төялгән ике машина Луганск халык республикасына кузгалачак. Бу юлы Дөбъяз волонтерлары азык-төлек продукциясе, кием һәм көнкүреш кирәк-яракларыннан тыш, егетләргә үз куллары белән әзерләгән токмач та җибәрәчәкләр. Шулай ук авылдашларына өй җылысын искә төшерер дип урын җирләре дә теккәннәр. Репортажны 18:30 сәгатьтә "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышында карагыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров