Онлайн трансляция

Свернуть

Мартның соңгы көнендә Татарстанда яңгырлар һәм җепшек кар көтелә

Мартның соңгы көнендә Татарстанда яңгырлар һәм җепшек кар көтелә

https://tnv.ru

30 Март 2023, 17:51

466

0

Яңгыр һәм җепшек кар, шулай ук көчле җилләр Татарстан җирлегендә язның беренче аеның соңгы көнендә көтелә. Һава агымнары тизлеге урыны белән 15/17 м/с җитәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, 31 март төнлә ТРда һава температурасы 0..+5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +5..+10 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә термометр баганалары +2..+4 градус билгеләренә төшәчәк. Көндез Татарстан башкаласында һава +6..+8 градуска кадәр җылыначак.

Фото: gamerwall.pro

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар