Онлайн трансляция

Свернуть

1 апрельдә Татарстанда һава температурасы +10 градуска кадәр җитәчәк

1 апрельдә Татарстанда һава температурасы +10 градуска кадәр җитәчәк

https://tnv.ru

31 Март 2023, 16:59

108

0

1 апрельдә Татарстанда һава температурасы +10 градуска кадәр җитәчәк
Шимбә, 1 апрельдә, Татарстан җирлегендә урыны белән яңгыр, аерым районнарда җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыш җиле урыны белән 15-17 м/с.кадәр җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә кисәттеләр.

Синоптиклар алдагы төндә республикада 0..+4 градуска кадәр суыта дип фаразлый. Шимбә көнне көндез һаваның максималь температурасы +5..+10 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә термометр баганалары +1..+3 градус билгеләренә төшәчәк. Көндез Татарстан башкаласында һава +8..+10 градуска кадәр җылыначак.

Фото: kartinkin.net

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров