Онлайн трансляция

Свернуть

Хәрби комиссар Погодин Татарстаннан хәрби хезмәткә ничә егет чакырылачагын әйтте

Хәрби комиссар Погодин Татарстаннан хәрби хезмәткә ничә егет чакырылачагын әйтте

https://tnv.ru

03 Апрель 2023, 12:05

954

0

Хәрби комиссар Погодин Татарстаннан хәрби хезмәткә ничә егет чакырылачагын әйтте
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр иткәнчә, язгы чакырылышка Татарстаннан 3 000нән артык срочник җибәрергә планлаштыралар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Хәрби комиссар сүзләренчә, чакырылышның башында ук килгән егетләргә күбрәк сайлау мөмкинчелеге биреләчәк. Гаскәрләрне бүлгәндә чакырылучының сәламәтлеге, әзерлеге һәм психологик тикшеренү нәтиҗәләре исәпкә алына.

Язгы чакырылыш кампаниясе 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Погодин ассызыклаганча, елдан-ел качып йөрүчеләр саны кими.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров