Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда күпме кеше исерек килеш рульгә утыра?

Татарстанда күпме кеше исерек килеш рульгә утыра?

https://tnv.ru

03 Апрель 2023, 14:50

89

0

Татарстанда күпме кеше исерек килеш рульгә утыра?
Татарстанлыларны узган атнада Алексеевск районында булган фаҗига тетрәндерде. Көпә-көндез җәяүлеләр йөри торган паркта машина 6 яшьлек баланы бәрдереп үтерде. Прокуратурада әйтүләренчә, машина йөртүче психиатрда исәптә торган. Аның диагнозы белән руль артына утыру рөхсәт ителми. Әмма табиб аңа яраклык турында белешмә биргән. Бу гамәлнең бәһасе - бала язмышы булып чыккан. Моның сәбәбе нидә? Кеше факторы, белгеч ялгышы, битарафлыкмы, «әйдә узар» диюме? Безнең юлларга тагын күпме кеше, ярамаса да, машинага утыра? Мондый фаҗигадән соң җавапсыз сораулар артты.

2022 нче елда Татарстанда ЮХИДИ инспекторлары эчкән килеш руль артына утырган 13 мең кешене туктаткан. Бу көн саен якынча 35 очрак дигән сүз. Быел исерек килеш машинага утыручылар катнашында инде 22 авария булган. Аларда 2 кешенең гомере өзелә. Рания Абдрахманова җавапсызлыкның бәһасе турында фикер алышты.







Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров