Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның медицина учреждениеләрендә битлек режимы бетерелде

Татарстанның медицина учреждениеләрендә битлек режимы бетерелде

https://tnv.ru

06 Апрель 2023, 13:33

222

0

Татарстанның медицина учреждениеләрендә битлек режимы бетерелде
Бүгеннән башлап, Республиканың медицина учреждениеләрендә битлек режимы туктатылды. Бу карар Татарстанда ОРВИ һәм грипп авырулары кимү белән бәйле. Хәзер хастаханәләрдә дәваланучы пациентлар янына керү рөхсәт ителәчәк. Моның хакта Роспотребнадзорда хәбәр иттеләр.

Медицина учреждениеләреннән тыш, бу карар шулай ук белем бирү, социаль ярдәм күрсәтү оешмаларына, балалар йорты, интернатларга да кагыла.

Ведомствода битлек киюнең үз-үзеңне саклау чарасы булып калуын искәртәләр. Җәмәгать транспорты, күп кеше җыелган урыннарда битлек режимын саклау киңәш ителә.

Фото: rodinananeve.livejournal.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров