Онлайн трансляция

Свернуть

Блогер Рөстәм Нәбиев Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып сайланды

Блогер Рөстәм Нәбиев Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып сайланды

https://tnv.ru

06 Апрель 2023, 16:59

434

0

Блогер Рөстәм Нәбиев Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы булып сайланды
Параспортчы, блогер Рөстәм Нәбиев бүген РФнең Иҗтимагый палатасы әгъзалары исемлегенә керде. Бу хактагы Указга президент Владимир Путин кул куйган. Ул исемлеккә аңардан башка тагын 40 кеше билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев Гинесс рекордлар китабының альпинистлык буенча рекорд куючысы, дөньяның иң югары нокталарына күтәрелгән кеше. Омскида армиядә хезмәт иткәндә, егетнең өстенә дивар җимерелеп төшә, ул ике аягын да югалта. Үзенең социаль челтәрләрендә Рөстәм, сәламәтлеге чикле булуга карамастан, күңелле һәм тулы тормыш белән яшәү рәвешен алга сөрә.

Моңа кадәр Рөстәм Нәбиев Башкортостан Республикасы башлыгы каршындагы кеше хокуклары советы әгъзасы булып сайланган иде. Ул Россиянең Иҗтимагый палатасына дәүләт алдында аерым казанышлары булганга кертелә. Анда Рөстәм Нәбиев социаль көнкүрештә инвалидлыклары булган кешеләр белән дөрес аралашу, җәмгыятьнең аларга яраклашу мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.

  фото: t.me/rustamnabiev92



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров