https://tnv.ru
08 Апрель 2023, 13:39
701
0
Түбән Камада самокатта юлны чыгучы 12 яшьлек малайны «Лада» машинасы йөртүчесе бәрдергән. Күңелсез хәл шәһәрнең Студентлар урамында булган. Бу хакта Түбән Каманың «Татар лайф» район газетасы яза.
Беренчел мәгълүмат буенча, 44 яшьлек шофер светофорсыз җәяүлеләр кичүендә юлны самокатта чыккан баланы уздырмаган. Нәтиҗәдә, 12 яшьлек укучы машина тәгәрмәчләре астына эләгә. Аягы имгәнгән малайга «Ашыгыч ярдәм» бригадасы медицина ярдәме күрсәтә.
Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, яз җитү белән юлларда самокатларда һәм велосипедларда балалар саны арта бара. Машина йөртүчеләргә юлларда бик игътибарлы булырга кушалар.
Фото: nkamsk-rt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0