Онлайн трансляция

Свернуть

Сезон башыннан Татарстанда 113 кешегә талпан кадалган

Сезон башыннан Татарстанда 113 кешегә талпан кадалган

https://tnv.ru

10 Апрель 2023, 13:17

74

0

Сезон башыннан Татарстанда 113 кешегә талпан кадалган
Сезон башлану белән Татарстанда инде 113 кешегә талпан кадалып өлгергән. Бу әле табибларга мөрәҗәгать итүчеләр арасында гына.

Зыян күрүчеләр - республиканың 25 районында. Иң күбе - Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада. Яз иртә килү сәбәпле, бөҗәкләр тизрәк уянган. Талпан тешләүнең беренче очрагы - 25нче мартта ук теркәлә, былтыр - 10нчы апрельдә генә күзәтелгән. Ел саен алар бездә 10 меңләп кешенең тәненә кадала икән. Ешрак Әгерҗе, Актаныш, Әлмәт, Биектау, Сабада тешлиләр. Талпаннар төрле йогышлы авырулар таратучы булып санала. Ел саен боррелиозның 50 очрагы теркәлә. Энцефалитны йоктыручылар саны гадәттә дүрттән артмый. Быел Татарстанда кимерүчеләр тараткан йогышлы авыруларны эләктерүчеләр саны да өч тапкырга  арткан. Бүгенгә тычкан бизгәгенең  91 очрагы ачыкланган. Күбесе көнкүреш шартларда, 26 кеше - урманда йоктыра.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров