Онлайн трансляция

Свернуть

МЧС Актанышта чыккан янгынга ачыклык кертте

МЧС Актанышта чыккан янгынга ачыклык кертте

https://tnv.ru

11 Апрель 2023, 10:21

1433

0

МЧС Актанышта чыккан янгынга ачыклык кертте
Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте кичә Актаныш районында булган коточкыч янгынга ачыклык кертте.

Янгын биш йортны юк иткән. Ведомство мәгълүматлары буенча, ут көндезге өчләр тирәсендә чыга. Ул башта бер участокта элеп алган, аннары күрше һәм каршы яктагы йортларга да таралган.

Барлыгы биш йорт зыян күргән, өчесендә кешеләр яшәмәгән. Икесендә өлкән яшьтәге апалар торган. Бәхеткә, алар гомеренә берни дә янамый. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров