Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә акча биреләчәк! Күпме?

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә акча биреләчәк! Күпме?

https://tnv.ru

11 Апрель 2023, 11:54

454

0

Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарына өстәмә акча биреләчәк! Күпме?
Республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына апрель аенда өстәмә 10 мең сум акча күчереләчәк. Ул бу айда пенсия белән бергә киләчәк. Өстәмә түләү Бөек җиңүнең 78 еллыгына багышлап бирелә. Моның турында Казан мэриясенең рәсми сайтында мәгълүм булды.

Әлеге өстәмә түләүне Татарстандагы 248 сугышта катнашкан кеше һәм 47 сугыш инвалиды алачак. Моны гамәлгә ашыру өчен Россия социаль фондының Татарстандагы бүлеге җаваплы. Акча алу өчен, ветераннарга бернинди гариза җибәрергә кирәкми. Фондта кирәкле мәгълүмат бар.

 Исегезгә төшерәбез, әлеге түләүләр РФ Президенты Указы буенча 2019 елдан башлап бирелә башлады.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров