Онлайн трансляция

Свернуть

Военкоматта повесткаларны яңача алу хәзер хәрби бурычлы кешелергә дә кагылачак

Военкоматта повесткаларны яңача алу хәзер хәрби бурычлы кешелергә дә кагылачак

https://tnv.ru

11 Апрель 2023, 12:45

78

0

Военкоматта повесткаларны яңача алу хәзер хәрби бурычлы кешелергә дә кагылачак
Хәзер военкоматта повесткаларны яңача алу срочникларга гына түгел, ә хәрби бурычлы кешеләргә дә кагылачак. Бу турыда Дәүләт Думасының оборона буенча комитетының рәисе Андрей Картаполов ТАСС журналистларына хәбәр иткән.

Картаполов бу үзгәрешне мобилизация буенча алынучыларга кагылмаячагын да искәртте, чөнки алар хәрби бурычларын үти инде.

Исегезгә төшерәбез, бүген Дәүләт Думасы депутатлары военкомат повесткаларын электрон форматта җибәрүне гамәлгә кертү турында фикер алышачаклар. Шулай ук киңәшмәдә хәрби хезмәттән качучыларга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәреләчәк. Мәсәлән, андый гражданнарга Россиядән чыгу, транспорт белән идарә итү, күчемсез милек сатып алу, кредит алуны тыю турында да сөйләшәчәкләр.

Боларга өстәп, тиздән илдә хәрби бурычлы гражданнарның бердәм реестры булдырылырга тиеш. Ул дәүләт мәгълүмати ресурсында урнашачак.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров