https://tnv.ru
14 Апрель 2023, 15:51
70
0
Сарман районының Сулы-Саклау авылында күңелсез хәл килеп чыккан: балалар мәйданчыгында уйнаган 11 яшьлек кыз өстенә турник килеп төшкән. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе хәбәр итте.
Баланы тиз арада хастаханәгә илткәннәр. Аның казналыгы (челюсть) сынып чыгуы ачыклана.
Бу вакыйгадан соң "Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эче ачылган. Хокук сакчылары турникның бала өстенә килеп төшү сәбәбен ачыклый.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0