Онлайн трансляция

Свернуть

15 апрельдә Татарстанда көчле җил, төнлә -8 градус көтелә

15 апрельдә Татарстанда көчле җил, төнлә -8 градус көтелә

https://tnv.ru

14 Апрель 2023, 17:19

665

0

15 апрельдә Татарстан җирлегендә явым-төшемсез болытлы көн көтелә. Җил бүгенге белән чагыштырганда, бераз тыначак, әмма барыбер көчле булачак. Урыны белән 18-23 м/с җитәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы -3..-8 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +4..+9 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә -3..-6 градус булачак. Көндез Республика башкаласында һава +5..+9 градуска кадәр җитәчәк.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров