Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда кыяр һәм помидор бәясе арткан. Хәзер алар ничә сум?

Татарстанда кыяр һәм помидор бәясе арткан. Хәзер алар ничә сум?

https://tnv.ru

15 Апрель 2023, 18:46

79

0

Татарстанда кыяр һәм помидор бәясе арткан. Хәзер алар ничә сум?
Татарстанда кыяр һәм помидор бәясе арткан. Бу мәгълуматны Татарстанстат игълан итте.

3 апрельдән 10 апрельгә кадәр Республикада кинәт кенә кыяр һәм помидор хакы күбәйгән. Элек кыярның 1 килограммы 170 сум булса, хәзер ул 179 сум тәшкил итә. Помидор исә 203 сумнан 211гә кадәр арткан.

Иң күбе балалар өчен ит һәм яшелчә консерваларының бәясе үзгәргән. Моңа кадәр итле ашамлыкның килограммы 966 сум иде, хәзер бу сан 986 сум тәшкил итә.

Ә яшелчәдән әзерләнгән азыкның килограммы элек 631 сум булса, хәзер ул 637 сум булган.
Ак май һәм кара чәйне хәзер арзанрак бәягә сатып алып булачак. Майның 1 килограммы 654 сумнан 648 сумга, чәйнеке 952 сумнан 943 сумга төште.

Фото: pulse.mail.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров