Онлайн трансляция

Свернуть

Апрельнең икенче яртысы көчле җил һәм +13 градус белән башланып китәчәк

Апрельнең икенче яртысы көчле җил һәм +13 градус белән башланып китәчәк

https://tnv.ru

15 Апрель 2023, 14:48

736

0

Апрельнең икенче яртысы көчле җил һәм +13 градус белән башланып китәчәк
16 апрельдә Татарстан җирлегендә явым-төшемсез болытлы көн көтелә. Көчле төньяк җиле исәчәк.

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә Республикада һава температурасы -1..-6 градуска кадәр җитәчәк дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк.

Казанда төнлә -1..-3 градус булачак. Көндез Республика башкаласында һава +10..+12 градуска кадәр җылыначак.

КФУ доценты Тимур Әүһәдиев Республикада кинәт суытуның сәбәпләрен атаган иде. Ул шулай ук җылы көннәрнең кайчан җитәчәген фаразлады.

Фото: chudo-prirody.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар