Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда янгын чыгу курынычы булган объектлар исемлеген атадылар

Казанда янгын чыгу курынычы булган объектлар исемлеген атадылар

https://tnv.ru

18 Апрель 2023, 09:36

304

0

Хәзерге вакытта янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелде.

Казанда янгын чыгу курынычы булган объектлар исемлеген атадылар
Кичә Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә керде. Моңа бәйле янгын чыгу курынычы булган объектлар исемлеге пәйда булды. 2023 ел башланганнан бирле Казанда 255 янгын булган. Аларда 15 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, 5 зыян күрүче һәлак булган, 11 кешене саклап кала алганнар. Бу турыда Казан мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителде.

Март аенда Казанның язгы-җәйге янгын куркынычына әзерлеген тикшергәннәр. Урман янгыннары куркынычы астында Краснооктябрьский, Яңа Юдино, Аккош күле, Залесный, Крутушка, Щербаково, Зәңгәр күл, Петровский, Зур Дербышки, Татваленка, Кояшлы торак массивлары һәм балалар лагерьлары тора.

ТР Министрлар кабинеты карары нигезендә, янгынга каршы махсус режим 10 майга кадәр гамәлдә булачак. Бу көнгә кадәр Казанда коры үлән һәм чүп-чар яндырырга, ачык учакта һәм мангалда ризык әзерләргә ярамый. Урман-парк зоналарында һәм урман белән чиктәш территорияләрдә пиротехника куллану тыелган. Моннан тыш, торфлы туфракта, яндырылган мангалларда җил тизлеге секундына 5 метрдан артык булганда учаклар яндыру, учакларны караучысыз калдыру, аларда янучан һәм шартлау куркынычы булган сыеклыкларны һәм предметларны яндыру тыела.

Фото: kzn.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров