Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда хатын-кыз мошенникларга 500 мең күчергән

Казанда хатын-кыз мошенникларга 500 мең күчергән

https://tnv.ru

19 Апрель 2023, 17:54

83

0

Казанда хатын-кыз мошенникларга 500 мең күчергән
Казанда яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз мошенниклар "капкынына" эләккән. Ул аларга 500 мең сум акчасын күчергән. Моның турыда Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Зыян күрүченең сүзләренчә, аңа таныш булмаган кеше шалтыраткан һәм үзен банк хезмәткәре итеп таныштырган. Ир-ат хатын-кызга аның исеменә кемдер кредит рәсмиләштерүен җиткерә һәм ханымны Үзәк банк белән тоташтыра. Гариза бирүчегә телефонга читтән торып керү өчен кушымта урнаштырырга киңәш итәләр. Шуннан соң банк кушымтасының шәхси кабинетында хатын-кыз үз счетыннан акчаның таныш булмаган счетка күчерелгәнен, шулай ук кредит рәсмиләштерелгәнен күрә.

Аферист күрсәтмәсе буенча, ханым банкка бара, биредә ул акчаларын ала һәм барлыгы 28 операция эчендә аларны мошенникларның реквизитлары буенча күчерә. Мошенник кушымта аша акчаның калган суммасын да үзенә күчерә.

Икенче көнне зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор: Ләйлә Шиһабетдинова

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров